Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда икмәк пешерүчеләргә ярдәм итеп 114 млн сум акча биреләчәк

Икмәккә бәяләрне тотрыкландыру өчен төбәкләр арасында 4,7 млрд сум бүлеп бирәчәкләр.

Татарстан икмәк пешерүчеләренә һәм он тартучыларга ярдәм итеп 114 млн сумнан артык акча бүлеп бирәләр. Россия төбәкләре буенча Хөкүмәт 4,7 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу күрсәтмәне Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Субсидияләр бирүнең максаты — икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләрне тотрыкландыру. Документ Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Министрлар Кабинеты башлыгы кабул иткән азык-төлеккә бәяләрне киметү чаралары комплексына керә.

«Декабрь азагында бу суммадан 2,9 млрд сум азык-төлек бодае сатып алу чыгымнарын каплауга тотылачагы хәл ителде, ә 1,8 млрд сум икмәк пешерү предприятиеләренә түләү өчен булачак», — дип хәбәр ителә карарда.

Беренче пункт буенча Татарстанга 66 млн сумга якын акча җибәреләчәк, ә икмәк пешерү предприятиеләренә чыгымнар өлешен каплауга — 48 млн сумнан артык.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев