Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда ике ай эчендә 350 кеше дару җитмәү турында прокуратурага зарланган

ТР прокуроры Илдус Нәфыйков билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, тормыш өчен кирәкле даруларга бәйле проблемаларны хәл итү зарур.

Татарстанда ике ай эчендә 350 кеше даруханәләрдә препаратлар җитмәвенә зарланып, прокуратурага мөрәҗәгать иткән. ТР прокуроры Илдус Нәфыйков күзәтү ведомствосының йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.

Күзәтү ведомствосы башлыгы искәрткәнчә, беренче чиратта, балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш өчен кирәкле дарулар белән тәэмин ителүенә бәйле проблеманы хәл итәргә кирәк.

«Мондый препаратларның күбесе бик кыйммәт. Кешеләр алдындагы бурыч тайпылышсыз үтәлергә тиеш», - диде Нәфыйков.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X