Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда «Игътибар – балалар!» дигән профилактик чара старт алды

Ул 18 майдан 5 июньгә кадәр оештырыла. Чара каникуллар алдыннан башланды.

Һәм ул җәйге ял чорында балаларның да, ата-аналарның да игътибарын җәлеп итүгә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре тарафыннан бу юнәлештә профилактик эшне көчәйтүгә юнәлдерелгән.

2022 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 100 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән, 3 баланың гомере өзелгән, 104 бала (узган ел бу саннар тагын да югарырак булган – 107-6-111) төрле имгәнүләр алган.

Татарстан ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, 16 яшькәчә балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше җәйге айларда килеп чыга. 2021 елның июненнән августына кадәрге чорда 153 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 5 баланың гомере өзелгән (2021 елда барлыгы 15 бала вафат булган) һәм 175 бала зыян күргән. Ел дәвамында теркәлгән юл-транспорт вакыйгаларының гомуми саныннан шундый юл вакыйгаларының өлеше 33,8% тәшкил итә.

Районның ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, «Игътибар – балалар!» чарасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны, җәяүлеләргә өстенлек бирмәүгә, яктылыкны кире кайтаручы элементларны популярлаштыруга юнәлдерелгән машина йөртүчеләрне тикшерү буенча чаралар оештырылачак. Районда балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр узачак, алар барышында мондый фактлар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен белем бирү оешмаларына җибәреләчәк.

Мәктәпләрдә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында балаларның юлларда үз-үзен тотышы мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышлары үткәрү планлаштырыла. Балалар шулай ук бәйгеләрдә, викториналарда һәм сәламәтләндерү лагерьларында юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту буенча башка чараларга да җәлеп ителәчәк. Балалар – юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары. Аларның гомере турындагы җаваплылык – өлкәннәр кулында! Шуңа күрә балаларны автомобильдә бары тик балалар өчен каралган махсус җайланмаларны кулланып утыртып йөртергә һәм киемгә яктылыкны кайтара торган фликерлар беркетергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев