Татарстанда Covid-19 вирусының 30 яңа очрагы расланды, алар элемтә аша йоктырылган
Узган тәүлек эчендә коронавирустан 4 кеше сәламәтләнде
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыруның 30 яңа очрагы ачыкланган, алар барысы да элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
9 кешене хастаханәгә салганнар, калганнары өйдә дәвалана.
Авыру очракларының күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләрдә (10 очрак) ачыкланган. Шулай ук 18дән 30 яшькә һәм 60тан 70 яшькә кадәрге кешеләрдә 6шар очрак теркәлгән.
Гадәттәгечә, яңа очракларның күбесе Казанда (19) теркәлгән, аннан соң Югары Ослан (3) һәм Түбән Кама (2) районнары бара.
Узган тәүлек эчендә коронавирустан — 4 кеше, ә бөтен вакыт эчендә 4565 кеше сәламәтләнде. Республикада барлыгы 5694 авыру очрагы теркәлгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
фото Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев