Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән алтынчы пациент вафат булды

    Республикада тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 90 яңа очрагы ачыкланган.

    Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән пациент үлеменең алтынчы очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

    «Алабуга районында 1950 елда туган кеше вафат булды. Ул Тукай районы хастаханәсенә 13 апрельдә салынган иде», — диде Галимова.

    30 апрельдә пациент Чаллы шәһәренең 2нче хастаханәсенә күчерелгән. Аңарда катлауланган ике яклы полисегментар пневмония һәм Covid-19 коронавирус инфекциясенең авыр формасы була. Ир-атны ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Вафат булган кешедә хроник авыруларның авыр формалары күзәтелгән.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: