Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа 28 очрагы ачыкланган

    Узган тәүлектә Татарстан хастаханәләреннән 29 кеше терелеп чыккан.

     Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыручы 28 кеше теркәлгән. Алар барысы да инфекцияне аралашу юлы белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «Дүрт кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

    Авыручылар арасында иң күбе 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләр — алар 13. Икенче урында — 18-30 яшьлекләр төркеме — биш кеше, өченче урында 50дән 60 яшькә кадәрге дүрт кеше.

    Чирләүчеләрнең күбесе Казанда – алар 20 кеше. Аннары Питрәч районында ике авыру ачыкланган. Аксубай, Буа, Югары Ослан, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында узган тәүлектә берәр яңа Сovid-19 очрагы теркәлгән.

    5 августка алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда  коронавирус инфекциясе белән 5751 кеше зарарланган, аларның 4597се инде терелгән. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    фото архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: