Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 29 яңа очрагы ачыкланган

Авыруны ачыклый башлаганнан бирле «коронавирус инфекциясе» диагнозы 6367 тапкыр куелган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 29 яңа очрагы теркәлгән. Алар барысы да элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җиде кеше хастаханәгә урнаштырылды, 22 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Авыручылар арасындагы кешеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәр булган төркемдә — алар 11кеше, шулай ук 50дән 60 яшькә кадәргеләр арасында алты авыручы ачыкланган.

Һәрвакыттагыча, нигездә бу казанлылар – алар 20 пациент. Яңа очраклар буенча икенче урында Спас районы тора — дүрт кеше һәм Нурлат районында өч авыру ачыкланган.

Авыру ачыкланганнан бирле «коронавирус инфекциясе» диагнозы 6367 тапкыр куелды. 5207 пациент дәваланды инде, шул исәптән 43е — соңгы тәүлек эчендә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев