Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Covid-19 авыруының 75 яңа очрагы ачыкланды

Коронавирус йоктырган кешеләр саны савыгучыларга караганда ике тапкырга диярлек кимрәк.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган, аларның икесе генә читтән кертелгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«27 кеше хастаханәгә урнаштырылды, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 48 кеше өйдә дәвалана», — диде Галимова.

Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр (24 кеше), икенче урында — 50дән 60ка кадәргеләр (16 кеше)  булуы ачыкланган.

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда (63), икенче урында — Апас районында (биш очрак) теркәлгән. Өченче урында - Биектау районы, анда Covid-19 авыруының өч очрагы расланган.

Татарстанда коронавирус диагностикасы башланганнан бирле 2475 кешедә авыру ачыкланган. Аларның 1452се савыккан, шул исәптән 151 кеше узган тәүлек эчендә терелгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев