Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда Covid-19 авыруының 25 яңа очрагы ачыкланган

    Тикшерүләр башланганнан алып Татарстанда «яңа коронавирус йогышы» диагнозы 6974 тапкыр куелды.

    Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус йоктыруның 25 яңа очрагы теркәлгән. 24 очрак элемтә юлы белән йоктырылган, берсе читтән кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «Ике кеше хастаханәгә салынды, 23 кеше өйдә дәвалана», — ди матбугат хезмәте.

    Авыручылар арасында 30 яшьтән 60 яшькә кадәр төркем вәкилләре өстенлек итә. Йоктыручылар саны буенча икенче урында 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге төркем — дүрт кеше, өченче һәм дүртенче урыннарда 18 яшьтән 30 яшькә кадәр һәм 70 яшьтән 80 яшькә кадәр төркем — өчәр кеше.

    Авыручыларның күбесе казанлылар -14 кеше. Рейтингта башкаладан соң Саба районы тора, анда өч очрак, Әлмәт һәм Биектау районнарында икешәр очрак теркәлгән.

    Тикшерүләр башланганнан алып Татарстанда «яңа коронавирус йогышы» диагнозы 6974 тапкыр куелды. Бу вакыт эчендә 5898 кеше, шул исәптән 123 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: