Татарстанда Covid-19 авыруының 22 яңа очрагы ачыкланган
Диагностика башланган вакыттан республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 7087 тапкыр куелды.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең йоктыруның 22 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ике очракның читтән кертелүе, ә 20 очракның элемтә юлы белән йогуы билгеле.
«Өч кеше хастаханәгә урнаштырылды, 19 кеше өйдә дәвалана», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев