Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда чүплекләрне бетергән иң яхшы районнар билгеле булды

Республика территориясендә ачыкланган чүплекләр «Экологик карта» геомәгълүмат системасына кертелә.

Татарстанда узган санитар-экологик икеайлык барышында республиканың күпчелек районнарының башкарма комитетлары ачыкланган хокук бозуларга оператив рәвештә җавап биргән һәм чүплекләрне вакытында юк иткән. Бу хакта бүген Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Ике айлык дәвамында чүплекләрне бетерүнең 100 процент күрсәткечләре булган муниципалитетларны билгеләп үтәсем килә. Болар — Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау районнары, шулай ук Казан районнары да бар», — диде ул.

Министр шулай ук Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш һәм башка районнар администрацияләрен мактады.

Шадриков калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру белән бәйле барлык ачыкланган хокук бозулар «Экологик карта» — www.ecokarta.tatar.ru геомәгълүмат системасына (ГИС) кертелүен искәртте. Бөтен мәгълүмат онлайн-режимда бар.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев