Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бөртекле культуралар барлык мәйданнарның 87 процентында җыеп алынган

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

ТР Премьер-миистры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә урып-җыю кампаниясенең барышы, терлек азыгы әзерләү һәм алда торган көзге чәчүгә әзерлек хакында сөйләде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Министр бөртекле культураларны урып-җыю соңгы стадиягә күчүен билгеләп үтте. Бүгенге көндә бөртеклеләр барлык мәйданнарның 87 процентында яки 1,4 миллион гектарда җыеп алынган. 2,1 миллион тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача 15,6 центнер тәшкил итә. Уртача уңыш күләме буенча лидерлар өчлегенә Тукай (гектарыннан 22,5 центнер), Тәтеш (22,1 центнер) һәм Чистай (20 центнер) районнары керә. Иң түбән күрсәткечләр Әлмәт (8 центнер), Югары Ослан (9,9 центнер) һәм Кайбыч (10,7 центнер) районнарында.

Эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуы Сарман, Зәй һәм Нурлат муниципаль районнарына бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен оптималь срокларда төгәлләргә мөмкинлек бирде. Чистай (98 процент), Минзәлә (97 процент) һәм Спас (95 процент) районнарында да урак төгәлләнеп килә.

Марат Җәббаров аномаль һава шартларының пландагы күрсәткечләргә тискәре йогынты ясавын билгеләп үтте. Ул хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, алга таба дым туплау һәм саклау технологияләре кулланыла торган мәйданнарны арттырырга чакырды.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев