Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бодай төялгән йөк поездының ике вагоны рельстан чыккан

Татарстанда бодай төялгән йөк поездының ике вагоны «Нурлат элеваторы»на барганда рельстан чыккан.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 23.40 сәгатьтә 112 бердәм номерына Нурлат тимер юл станциясе һәм «Нурлат элеваторы» ҖЧҖ арасындагы участокта бодай төялгән йөк поездының ике вагоны рельстан чыгуы хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Поездлар хәрәкәтендә тоткарлык күзәтелмәгән.

Урында Нурлат янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре эшли. Барлык эшләрне бүген көн уртасында тәмамларга ниятлиләр.

 
 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев