Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул итүнең икенче этабы башлана

Татарстанда 6 июльдән мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүче балалардан беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Кабул итү буш урыннар тулганчы булачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча уздырылачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Гаризаларны кабул итү электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша, ата – аналарның мәгариф оешмасына шәхси мөрәҗәгате, заказлы хат белән, электрон формада – мәктәпнең электрон почтасы аша башкарыла», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Гаризаның датасы һәм вакыты аның тапшыру ысулына карамастан, мәктәпкә алыну карарын кабул иткәндә исәпкә алына.

Баланы беренче класска кабул итү турындагы күрсәтмә акты барлык гаризалар кабул ителеп беткәч, биш эш көне эчендә игълан ителә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев