Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларының 96,7 проценты җылы ризык белән туклана

Башлангычларның 3,3 проценты шәхси сәбәпләр буенча мәктәп ризыгыннан баш тарткан.

Татарстанда башлангыч сыйныфларда укучы 200 меңгә якын баланың 96,7 проценты җылы ризык белән туклана. Мәгълүмат ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогларның республика август киңәшмәсенә әзерләгән белешмәдә күрсәтелгән.

Узган уку елында Татарстанда эшләүче 1402 мәктәптә 433599 бала белем алган.

Башлангычта укучыларның 97,6 проценты, ә 5-11нче сыйныфларда укучы балаларның 96,3 проценты мәктәптә җылы ризык белән туклана. Калган укучылар шәхси сәбәпләр буенча мәктәп ризыгыннан баш тарткан.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев