Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда барлыгы сигез мең кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә республикада Covid-19 инфекциясен йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, Татарстанда пандемия башланганнан алып, 8042 кеше коронавирус йоктырган», — диде спикер.

Төбәктә коронавирустан барлыгы 885 мең тест ясаганнар.

 Узган тәүлектә республикада 12 кеше коронавирустан терелгән, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 6860 кеше терелгән. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев