Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда ана капиталы сертификатын тантаналы төстә тапшыру чаралары узачак

Әниләр көне уңаеннан, Татарстанда ана капиталы сертификатын тантаналы төстә тапшыру чаралары узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова сөйләде.

“Пенсия фонды бүлеге, Казан ЗАГС идарәсе белән берлектә, Әниләр көне алдыннан “Дөнья ана мәхәббәте белән матур” республика акциясен оештыра. Ул барлык район-шәһәрләрдә узачак. Республикада яшәүче 350дән артык гаиләгә дәүләт сертификатларын тапшыру ниятләнә”, - диде Гөлсинә Сабирова.

“Казан” гаилә үзәгендә, төп никахлашу сараенда бәйрәм 21 ноябрь 11.00 сәгатьтә узачак.

“Ана капиталы” программасы буенча быел 10 айда 15 мең сертификат тапшырылган. Программа гамәлгә кертелгәннән бирле барлыгы 285 мең сертфикат бирелгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: архив ИА ТАТАР-ИНФОРМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев