Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда африка дуңгыз чумасы теркәлгән

    Ветеринария хезмәте мәгълүматлары буенча, узган атнада африка дуңгызлар чумасының (АЧС) 8 учагы һәм 9 африка дуңгызлар чумасының инфикцияле объекты ачыкланган.

    Шул исәптән Тверь өлкәсендә, Приморье краенда, Түбән Новгород өлкәсендә. Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә республика территориясендә ТРның Алабуга районында дуңгызларда африка чумасы очраклары расланган. Бу нинди чир, хайваннарны анардан ничек сакларга, бу хакта район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Александр Мясников сөйли.

    – Африка дуңгыз чумасы — барлык төрдәге йорт дуңгызларының һәм кыргый кабан дуңгызларының контагиоз септик авыруы. Ул бик куркыныч авыру, чөнки авыру 100 процент үлем белән тәмамлана. Дуңгызларның үлүе зараланганнан соң 5-10 тәүлектән башлана. Авыру кешеләр һәм башка төр хайваннар өчен куркыныч тудырмый. АЧСны төп таратучылар – кыргый кабан дуңгызлары.

    – Бүгенге көндә нинди саклык чаралары бар?

    – Профилактикада һәр момент мөһим, саклык чараларын төгәл үтәргә кирәк. Бу: дуңгызларны ябык биналарда асрау; урманда булган хуҗаларга, терлекләр асралган биналарга керер алдыннан, өс һәм аяк киемен алмаштыру. Чөнки урманда кешеләр авыру йоктырган кабан дуңгызларының биологик эзләренә басарга һәм аяк киеме астында үз хуҗалыгына инфекция алып кайтырга мөмкин. Дуңгызларга термик эшкәртелгән азык бирергә; терлекләр асрала торган биналарда даими рәвештә дератизация (кимерүчеләргә каршы көрәшергә) үткәрергә; кыргый хайваннар һәм кошларның араннарга керүенә юл куймаска.

    Шулай ук дуңгызлар, дуңгыз балалары өчен азыкларны ветеринария документлары булганда гына сатып аларга. Ветеринария документилары булмаганда, АЧС буенча уңышсыз төбәкләрдән шикле арзан азык, терлекләр, дуңгыз продукциясен сатып алмаска.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: