Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 57 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан

Прививка ясау кампаниясенә Татарстанның 26 районы кушылды.

Татарстанда гриппка каршы 57 мең кеше вакцинацияләнде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә 57 мең 236 кеше кабул ителгән. Бу куелган вакцинаның 21,5% ы дигән сүз», — диде спикер.

Любовь Авдонина искәрткәнчә, Татарстанга 265 мең 320 доза вакцина килгән. «Прививка ясау кампаниясенә инде Татарстанның 26 районы кушылды», — дип билгеләп үтте урынбасары.

Аның сүзләренә караганда, хәзер төп игътибарны укытучылар, мәктәп укучылары һәм студентларга бирәләр.

Сайлау участокларында сайлаулар вакытында мобиль пунктлар эшләячәк, анда гражданнар прививка ясый алачак. Шулай ук гриппка каршы вакцинация чараларын якын киләчәктә Казан метрополитены станцияләре янында да оештырачаклар.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев