Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 2022 елда реаль хезмәт хакы үсеше якынча 3 процент дәрәҗәсендә фаразлана

Икътисад министры сүзләренчә, төп бурыч элеккечә барлык муниципаль берәмлекләрдә халыкның мәшгульлеген арттыру булып кала.

Татарстанда киләсе елда реаль хезмәт хакын 102,7 процент дәрәҗәсенә күтәрү планлаштырыла. Бу хакта республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында хәбәр итте. 

«Хезмәт хакы тармак һәм тулаем төбәк буенча уртачадан түбәнрәк оештырылган урыннарга аеруча игътибар итәргә кирәк», — диде докладчы.

Икътисад министры сүзләренчә, төп бурыч элеккечә барлык муниципаль берәмлекләрдә халыкның мәшгульлеген арттыру булып кала.

«Агымдагы ел ахырына эшсезләр саны якынча 20 мең кеше булыр дип планлаштырыла», — диде ул.

Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, 2022 елда тулай төбәк продуктының үсеш темпы сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм төзелеш кертемнәре исәбенә 103,6 процент дәрәҗәсендә фаразлана.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев