Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 2021 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләделәр

Пенсионерның яшәү минимумы пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен расланган.

Татарстанда 2021 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен пенсиягә федераль социаль өстәмәне ачыклау өчен билгеләгәннәр, ул 8 232 сум. Бүген ТР Дәүләт Советының 15нче утырышында депутатлар тиешле закон проектын кабул итте.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Эльмира Зарипова Федерация субъектлары тарафыннан ел саен пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен ачыклау өчен пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләүче закон кабул ителә, диде.

«Пенсионерның яшәү минимумы күләмен исәпләү формуласы бар, – диде докладчы. – Пенсионерның яшәү минимумы күләмен 2020 ел дәрәҗәсендә саклап калу тәкъдим ителә. Кичә генә РФ Хөкүмәте утырышында берничә закон проекты каралды, шул исәптән яшәү минимумын исәпләү методологиясен һәм алымнарын үзгәртү буенча да. Федераль законнар үзгәрүгә, димәк, республика үз адымнарын ясаячак».

«Бу залда әлеге планканы күтәрүгә бер генә депутат та каршы булмас иде. Әмма хәзер коронавируска каршы көрәшкә зур акчалар китә, шул исәптән 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм башкаларга ярдәмгә дә. Хөкүмәт тарафыннан исәп-хисап һәм анализ үткәрелде. 2020 һәм 2021 ел икътисады шартларында әлеге категориядәге кешеләргә ярдәм итү уңаеннан бу планканы саклап калу - бу кешеләргә карата инде уңай адым», - дип өстәде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев