Татарстанда 20 мең кеше ковидтан вакцинаның икенче компонентын ясатмаган
Әмма иммунитет билгеле бер вакытта ике доза ясалса гына барлыкка килә, диде белгеч.
Татарстанда 20 меңләп кеше коронавирустан вакцинаның икенче компонентын ясатырга килмәгән.
«Кызганычка, схеманы барысы да үтәми. Бер прививка ясыйлар, икенчесенә килмиләр. Әмма иммунитет билгеле бер вакытта ике доза ясалса гына барлыкка килә. Татарстаннан 20 меңләп кеше икенче прививкага килмәде. Без аларны чакырабыз, әмма һәрвакытта да җавап алып булмый», — диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев