Татарстанда 1,9 процент белән авыл ипотекасын алу мөмкинлеге бар
Ташламалы ипотека буенча беренче взнос 10 проценттан башлана.
Хәзер Татарстанда яшәүчеләр авыл ипотекасын елына 1,9 процент белән ала алачак. Кредит оешмасы авыл җирендә беренчел һәм икенчел торак алу өчен республика халкына 2,7 млрд сум биргән инде. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
«Авылларда төзелеп килүче яки әзер йортны җир кишәрлеге белән бергә сатып алу яки шул ук максатларда гамәлдәге кредитны рефинанслау өчен клиентлар 1,9 процент еллык ставка белән ташламалы кредит ала ала. Корпоратив компания хезмәткәрләренә 2,2 процент ставка белән бирелә», — диделәр министрлыкта.
25 елга бирелә торган сумма 3 млн сумны тәшкил итә. Беренче взнос 10 проценттан башлана.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев