Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 11,5 меңнән артык мәктәп укучысы ОРВИ аркасында карантинга озатылды

Балаларны дәрестән читләштерү чарасы авыручылар санын киметү максатыннан кулланыла һәм ул нәтиҗәле эшли, дип искәртте Любовь Авдонина.

Татарстанда ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе югары булып кала. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бездә 466 сыйныф дәресләрдән читләштерелде, карантин 7-10 көн дәвам итә», - дип искәртте спикер.

Әлегә 11 562 бала карантинда утыруын дәвам итә.

Карантинга озатылган сыйныфлар Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Әлмәт, Баулы, Биектау, Мамадыш, Минзәлә, Сарман, Тукай һәм Чистай районнарында бар.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, балаларны дәрестән читләштерү чарасы авыручылар санын киметү максатыннан кулланыла һәм ул нәтиҗәле эшли.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев