Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 10 мең сум күләмендәге пособиене 500 меңгә якын мәктәп укучысы алган

Республикада әлеге пособиегә барлыгы 563 мең кеше дәгъва кыла.

Татарстанда 484 меңнән артык бала Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча бер тапкыр бирелә торган пособиене алган инде. Республикада 10 мең сум күләмендәге пособиегә барлыгы 563 мең кеше дәгъва кыла. Бу хакта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге хәбәр итә.

Пособиене бүген түли башладылар. Аңа Россиянең барлык мәктәп укучылары: 2021 елның 1 сентябренә кадәр алты яше тулган балалар, 2 июльгә кадәр 18 яше тулмаган үсмерләр, шулай ук мәктәп программасы буенча укуын дәвам итүче мөмкинлекләре чикләнгән 18-23 яшьлек егет-кызлар өметләнә ала.

«Гаризалар әле өч ай дәвамында – октябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк», - дип искәрттеләр фондың матбугат хезмәтендә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X