Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстан яшьләре арасында иң кирәкле вакансияләр билгеле булды

    «Яшьләргә эш» work-турда катнашучы Татарстан яшьләре арасында балаларны сәламәтләндерү лагерьларында, җитештерү предприятиеләрендә һәм Камчатка балык эшкәртү заводларында вакансияләргә ихтыяҗ зур булып чыкты.

    Бу хакта «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә «Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге» ДБУ директоры урынбасары Алия Адиева хәбәр итте.

    Быел Татарстанда «Яшьләргә эш» work-турында Чаллы, Түбән Кама, Тәтеш, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Кукмара, Мамадыш шәһәрләреннән 1 меңнән артык кеше катнашты. Яшьләргә Татарстанда һәм аннан читтә вакансияләр тәкъдим иттеләр.

    Work-турда республиканың 11 муниципаль районы катнашты, ә гомумән алганда, ике елда Студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге Татарстанның 20 районында булды. 

    Быел work-тур 28 марттан 8 апрельгә кадәр узды. Спикер сүзләренчә, чара яшьләргә порталда теркәлү мөмкинлеге, хезмәт мәшгульлеге мәсьәләләрен хәл итү, шулай ук яшьләрне эшкә урнаштыруның иң яхшы тәҗрибәләрен камилләштерү һәм яшь кешеләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру турында хәбәр итүгә юнәлтелгән.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: