Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов: Сайлауда яшьләр актив катнаша

Бүген Россиядә өч көнлек тавыш бирүнең соңгы көне уза.

Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Казанда сайлау участокларының берсендә тавыш бирде һәм яшьләр VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашуын әйтте.

«Алар сайлау хокукын гына файдаланып кына калмый, ә күзәтүчеләр сыйфатында да катнаша. Республика шәһәрләрендә соңгы ике атнада узган дебатлар мисалында яшьләрнең актуаль көн үзәге мәсьәләләрен формалаштыруда актив катнашуын күрәбез», — диде республика ведомствосы җитәкчесе.

Ул үзенең сайлауларга һәрвакыт йөрүен әйтте, чөнки ул Һәр гражданинның хокукы һәм илнең киләчәге өчен җаваплылыгы.

Бүген Россиядә өч көнлек тавыш бирүнең соңгы көне уза. Республикада яшәүчеләр сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар һәм алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауларда катнаша.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев