Татарстан ягу сезонына 100 процентка диярлек әзер
16 мең 369 күп фатирлы йортка әзерлек паспорты бирелгән.
Татарстан ягу сезонына 95 процентка әзер. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 6 сентябрьгә мониторинг системасына кертелгән 17 мең 270 күп фатирлы йортның 16 мең 369ына әзерлек паспорты бирелгән. Бу – 94,8 процент дигән сүз, дип искәрттеләр министрлыкта.
Моннан тыш, кышка 1996 сәламәтлек саклау объекты (99,5 процент), 3 мең 356 белем бирү объекты (99 процент) һәм 1943 мәдәният объекты (99,6 процент) әзерләнгән.
Казан мэриясе матбугат хезмәте шәһәрдә социаль объектларның – 99,9, торак йортларның 96 проценты ягу сезонына әзер булуы хакында хәбәр иткән иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев