Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында Ураза гаетенең трансляциясе узачак

Трансляция «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында 24 майда 6.30 сәгатьтә башлана.

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында Ураза гаетенең трансляциясе узачак. Трансляция Коръән уку белән башлана, шуннан соң иртәнге 7дә дин тотучыларга Live форматында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь белән мөрәҗәгать итәчәк.

«Агымдагы санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, без гает көнне Казанның Гали мәчетеннән туры эфирда бәйрәм вәгазе белән генә чикләнергә мәҗбүр – республиканың башка мәчетләрендә гает үткәрелмәячәк. Трансляция «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында якшәмбе көнне 6.30 сәгатьтә башлана. Гает намазына килгәндә, хәнәфи мәзһәбе буенча ул ваҗиб санала, аны үткәрү өчен билгеле бер шартлар бар: ул күмәк рәвештә укыла. Бүгенге шартларда без мәчетләрдә халыкны җыя алмыйбыз, шунлыктан гает намазы укылмаячак», - дип белдерде ул.

Киңәшмәдә мөхтәсибләр фитр сәдакасы кабул итү һәм өләшү тәртибе белән дә кызыксынды. Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга тарату өчен фитр сәдакасын онлайн-режимында кабул итә. Фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме билгеләнгән, ул көмеш белән 22 мең сумга тигез. Фитр сәдакасының күләме арпа белән исәпләгәндә – 100, йөзем белән исәпләгәндә 600 сум тәшкил итә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев