Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы саклана

Шунлыктан республикада яшәүчеләрне бик тә сак булырга чакыралар.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычының югары булуы сәбәпле шторм кисәтүе игълан итте.

«2021 елның 14 августыннан 20 августка кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясе урманнарында янгын чыгу куркынычы югары булып кала (4 класс), кайбер районнардагы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә (5 класс)», — диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.

Ведомство белгечләре быелгы эссе җәйдә 4 класслы янгын куркынычы турында бер тапкыр гына игълан итмәде. Хәзер исә янгын куркынычы урыны белән иң югары, гадәттән тыш (5 класс) дәрәҗәгә җитте. Шунлыктан Татарстанда яшәүчеләрне бик тә сак булырга чакыралар.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев