Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан умартачылары умарталыкларда кортларның күпләп һәлак булуына зарлана

Марат Әхмәтов аграрийларны пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турындагы закон таләпләрен үтәргә чакырды.

 Республикада умартачылар кортларның күпләп үлүенә зарлана. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Картинки по запросу ахметов татар-информ

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Киңәшмәдә чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы бу көннәрдә республика умартачыларыннан умарталарның күпләп һәлак булуына зарланып хәбәрләр килүен әйтте. Умартачылар моның сәбәбен авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен химик эшкәртү белән бәйли.

Марат Әхмәтов искәрткәнчә, пестицидларны куллану «пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында»гы Федераль закон белән регламентланган. Министрлык мәгълүматлары буенча, чәчүлекләрне химик эшкәртү барышында юридик затлар өч тәүлек эчендә халыкны язма формада, мәгълүмат һәм ветеринария хезмәте аша кисәтергә тиеш. 

«Низаглы хәлләрне булдырмас өчен хуҗалык җитәкчеләреннән закон таләпләрен үтәүгә җаваплы карауларын сорыйм [пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында]», – диде министр.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев