Татарстан укучылары Бөтенроссия бәйгесендә борынгы Биләр шәһәренең җиңүе өчен көрәшә
Конкурс үсеп килүче буынны Россия, анда яшәүче халыкларның традицияләре һәм үзенчәлекләре белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Татарстанның Аксубай районы укучылары Бөтенроссия бәйгесендә Идел буе Болгар дәүләтенең иң зур һәм бай сәүдә үзәкләреннән берсе булган борынгы Биләр шәһәренең җиңүе өчен көрәшә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, активист яшүсмерләрнең проекты «Күр, бу Россия!» Бөтенроссия видеооткрыткалар бәйгесендә катнаша.
Конкурс үсеп килүче буынны Россия, анда яшәүче халыкларның традицияләре һәм үзенчәлекләре белән таныштыруга юнәлдерелгән. Анда катнашу өчен конкурсантлар үз төбәгендә таралган легендалар: мифлар, риваятьләр, халык әкиятләре яки фольклор персонажлары хакында сөйли. Аксубай балалары Биләр тарихи шәһәрлеге турында видеоклип төшергән.
Бәйгенең җиңүчесе 9 декабрьгә кадәр lookitsrussia.ru сайтында ачык тавыш бирү ярдәмендә ачыкланачак. Биләр турындагы видеопрезентациянең җиңүе өчен тагын ким дигәндә 1500 тавыш кирәк. Татарстан патриотлары командасына https://lookitsrussia.ru/video/velikij-bilyar/ сылтамасы буенча теләктәшлек күрсәтергә мөмкин.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев