Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстан участок хезмәткәрләре арасында иң яхшысы

    Аксубай участок полиция хезмәткәре Россия Федерациясендә һөнәри осталык конкурсында Татарстан данын яклаячак.

    Полиция участок уполномоченные – Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлек  хезмәткәре Альберт Вафин «һөнәре буенча иң яхшы «  һөнәри осталык конкурсында I дәрәҗә Дипломга лаек булды.

    Участок полиция хезмәткәре Вафинның Эчке эшләр министрлыгында  эш  стажы - 14 ел. Ул Аксубай эшчеләр бистәсенең 22 - нче номерлы административ участогына  хезмәт күрсәтә. Ведомство карамагындагы участок территориясендә 3768 кеше яши.

    Агымдагы елның җиде аенда 11 җинаять ачылган, 154 административ хокук бозу ачыкланган һәм туктатылган, шул исәптән 48се – ЮХИДИ  юнәлеше  буенча, 132 хәбәр  гражданнарның гаризалары һәм мөрәҗәгатьләре буенча  каралган.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: