Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстан Төзелеш министрлыгы бүләгенә лаек булды

    Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасында архитектура һәм шәһәр төзелеше үсешенә керткән шәхси өлеше өчен Аксубай районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Марина Глезденева Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

    Соңгы елларда Аксубай үзгәрә, яңа биналар, төзекләндерелгән объектлар барлыкка килә. Төзүчеләр белән бергә монда төзелеш буенча документацияләрдә һәр сан өчен җаваплы булган белгечләрнең дә өлеше зур.

    Марина Васильевна инфраструктура үсеше бүлеге эшенә бер генә дистә ел гомерен багышламады. Ул – үз эшендә алыштыргысыз белгеч. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан бүләкне аңа район Советы сессиясендә район башлыгы Камил Гилманов тапшырды.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: