Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан цифрлы паспортлар кертү буенча сынау мәйданчыгы булырга мөмкин

Кәгазь паспортны смарт-картага һәм мобиль IDга алыштыру графигы 2021 елның ахырына кадәр билгеле булачак.

Татарстан электрон паспортлар кертү буенча сынау мәйданчыгы булырга мөмкин. Тест режимы 2022 елда өч төбәктә эшләтеп җибәреләчәк. Алар арасында шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе бар. Бу хакта Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев сөйләде.

«Сынау төбәкләре сыйфатында Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан турында фикер алышалар. Киләсе елда бу өч төбәктә эш башланырга тиеш», — дип министр сүзләрен китерә ТАСС.

Аның сүзләренчә, кәгазь паспортны смарт-картага һәм мобиль IDга алыштыру графигы 2021 елның ахырына кадәр билгеле булачак.

«Бу ирекле булачак, әзер һәм теләге булган кешеләр генә яңа формат сайлый алачак», — диде Шадаев.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев