Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан табибы электросамокаттан егылып төшүнең куркынычын аңлатты

Егылу нәтиҗәсендә кешеләрнең инвалид булу яки бөтенләй үлү очраклары билгеле.

 Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш травматологы, Казанның 16нчы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Владимир Беляков җәен электр самокатыннан егылганда кешеләр ала торган травмалар саны сизелерлек артуын билгеләп үтә, дип яза министрлыкның матбугат хезмәте.

Табиб сүзләренчә, аларның яртысына якыны — кешенең мобильлеген чикли торган, тулысынча яки өлешчә хәрәкәтсезләнүгә китерә торган җитди җәрәхәтләр, аерым алганда: ботның проксималь өлешенең сынуы, умыртка баганасы, баш мие җәрәхәтләре.

Табиб мондый пациентны киләчәктә бер елга кадәр реабилитация көтәргә мөмкин, дип сөйләде.

Беляков сүзләренчә, электр самокатларыннан шундый егылу нәтиҗәсендә кешеләрнең инвалид булу яки бөтенләй үлү очраклары билгеле. Егылу сәбәпләренә килгәндә, алар, нигездә, транспорт чарасы — электр самокаты белән исерек килеш идарә итү нәтиҗәсендә була.

РКХ мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта хастаханәгә ай саен самокаттан егылып зыян күргән 20-25 кеше килә. Аларның унысы госпитализацияләнә. Май аенда, сезон ачылганда, имгәнүчеләрнең саны аена иллегә җиткән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев