Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан табибы балаларда яман булмаган шешне дәвалауның яңа ысулын кулланган

15 яшьлек кыз баланың корсак зурая, эче авырта һәм тыны бетә башлый.

Түбән Каманың балалар хирургы Алексей Спиридонов яман булмаган шешләрне дәвалауның яңа ысулын кертте. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Түбән Каманың Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең 1нче хирургия бүлеге мөдире, балалар хирургы Алексей Спиридонов кыз балада аналык бизендә чамадын тыш зурлыкта тератоманы дәвалауда лапараскопик технологияләр куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты.

15 яшьлек пациент корсак зураюга, авыртуларга һәм тын бетүгә зарланып мөрәҗәгать итә. Башлангыч диагноз: корсак куышлыгында киста. Лапараскопик операция нәтиҗәсендә хирурглар 5 литрга якын сыеклыкны, ә аннары 500 граммга якын авырлыктагы киста тышчасын ала. Клиник диагноз — уң яктагы биздә чамадан тыш зурлыктагы тератома. Операциядән соң сигезенче тәүлеккә кыз савыгып, өйгә чыгарылды.

Бу сирәк очрый торган клиник очрак гаять зур яман булмаган шешләрне миниинвазив эндохирургия методикаларын кулланып дәвалау мөмкинлеге турында исбатлады.

Бу турыда ул «Идел буе федераль округында Педиатрия һәм балалар хирургиясе» XVII Россия конгрессында сөйләде. Конгресста Казан, Идел буе округы, Мәскәү һәм Петербургтан белгечләр, якын һәм ерак чит илләрдән галимнәр һәм практик табиблар бар иде. Трансляция Казаннан алып барылды. Конгресс 17 нче тапкыр һәм беренче тапкыр on-line режимда үтә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев