Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 йоктыруның 50 яңа очрагын ачыклады

Авыручыларның күбесе Казанда һәм Түбән Кама районында теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә илле кешенең Covid-19 йоктырганы ачыкланган. Алар арасында читтән кергән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«15 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйләрендә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

Иң күп авыручылар 30-50 яшь аралыгында (16 кеше), 13 кеше 50 яшьтән 60 яшь кадәрге төркемгә керә.

Казанда коронавирус белән авыручы 32 кеше, Түбән Камада 4 кеше Яшел Үзәндә 3 кеше теркәлгән.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирусның 3452 очрагы теркәлгән, аларның күп өлеше дәваланып терелгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев