Татарстан студентларын Донбасска җимерек биналарны сүтәргә ярдәмгә чакыралар
Моннан тыш, медицина белеме бирә торган югары уку йортлары һәм көллиятләре студентларына волонтер булырга тәкъдим итәләр.
Татарстан студентларына Донбасс территориясендә гуманитар миссиядә катнашырга тәкъдим иттеләр. Аларны Донецк халык республикасында җимерекләрне сүтәргә һәм инфраструктураны торгызу өчен җыялар.
«Студентлар отрядлары» берләшмәсендә чыккан хәбәрдән аңлашылганча, студентлар «Саур-Могила» мемориаль комплексын торгызу эшләрендә дә катнашачак.
Моннан тыш, медицина белеме бирә торган югары уку йортлары һәм көллиятләре студентларына волонтер булырга тәкъдим итәләр. Луганск халык республикасына медицина ярдәменең урта һәм кече буынында эшләүче хезмәткәрләр кирәк.
Үз иреге белән ярдәм итәргә теләүчеләргә Донбасска балалар лагерьларына вожатыйлар сыйфатында да килергә тәкъдим итәләр. Төркемнәр 1 һәм 15 июльдә, 1 һәм 15 августта кузгала. Ярдәм сәфәре 14-21 көн дәвам итәчәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев