Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан синоптиклары суыклар һәм юеш карлы яңгырлар турында кисәтә

Төнлә температура ноль градус булуы ихтимал.

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республика территориясенә суыклар юеш карлы яңгырлар алып киләчәк.

Иртәгә, 15 октябрьдә, төбәктә чагыштырмача җылы һава торышы саклана. 16 октябрьдә явым-төшем булырга мөмкин. Тик көндезге антициклон килү белән яңгырлар тукталачак, көндез һава температурасы 4 тән 9 градуска кадәр җылы булачак.

Киләсе ике көндә, 17 һәм 18 октябрьдә, яңгыр явачак. 17 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән юеш кар көтелә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 0 градуска кадәр төшәчәк, көндез +4...+10 градуска кадәр җылыначак.

Шимбә көнне, 19 октябрьдә, Татарстанда һава торышы салкын, әмма явым-төшемсез булыр дип көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев