Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан синоптиклары киләсе атна башының яңгырсыз җылы булачагын вәгъдә итә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге берничә көнгә һава торышын фаразлаган.

Дүшәмбе һәм сишәмбе яңгыр көтелми, һава температурасы +27 градуска күтәреләчәк.

Җомга, 1 июльдә, һава торышы түбән атмосфера басымы йогынтысында булачак. Яңгыр, яшен һәм көчле җил (секундына 15-20 метр тизлектә) көтелә. Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, ә көндез +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк.Ялларда, 2-3 июльдә, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +7...+12 градус тирәсе фаразлана. Көндез - +20..+26 градус.

Якынча фаразлар буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе югары атмосфера басымы йогынтысында явым-төшем көтелми. 4 июльдә көндез һава температурасы +20..+25 градуска җитәчәк, ә 5 июльдә +22..+27 градус фаразлана.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X