Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Урыны белән кар һәм яңгыр, кайбер районнарда көчле буран, юлларда бозлавык һәм томан булачак.
Татарстанда һава шартлары начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Бүген, 30 ноябрьдә, кичке 18:00 сәгатькә кадәр республика территориясендә көчле җил көтелә. Моннан тыш, урыны белән кар һәм яңгыр, кайбер районнарда көчле буран, юлларда бозлавык һәм томан булачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев