Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә
Республика территориясендә көчле җил көтелә.
Иртәгә, 6 апрельдә, Татарстанда һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртән һәм көндез республикада, Казанны да кертеп, көчәйгәндә җил секундына 15-18 метрга кадәр булачак.
Моннан тыш, төбәктә, шул исәптән башкалада да, кыска вакытлы буран булырга мөмкин.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев