Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Республикасының иң яхшы картингчыларыннан үрнәк алдылар

Аксубай картингчылары Саба районы урман хуҗалыгында узган 24нче Чемпионатта һәм ТР Беренчелегендә катнаштылар.

Валентин Якимов җитәкчелегендәге «Йолдызчык» картинг-клубы әлеге ярышларда Татарстан Республикасы ДОСААФ Аксубай җирле оешмасын лаеклы тәкъдим итте. Яшь пилотлар Кирилл Лукин һәм Данил Прокопьев «Xonda GX200» картинг-клубта күнегүләр вакытында өйрәнгәннәрнең барысын  – техник күнекмәләр дә, текә виражларда темпны саклый белүләрен дә  күрсәттеләр.

-Ярышлар урман хуҗалыгы территориясендә ике көн дәвамында барды, – дип сөйли клуб җитәкчесе Валентин Якимов. - Безнең балалар өчен бу көннәр бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Без палаткалы лагерьда яшәдек. Алар республиканың иң яхшы картингчылары ның ничек эшләвен күзәттеләр, алардан техника серләренә өйрәнделәр, башка районнардагы яшьтәшләре белән таныштылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев