Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашында медицина киңәшмәсе

Аксубай үзәк район хастаханәсенең традицион медицина киңәшмәсендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район башлыгы Камил Гилманов, Роспотребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов катнашты.

Медицина киңәшмәсендә  районның сәламәтлек саклау учреждениесе  эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга бурычлар куелды. 
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Әхмәтшин төп демографик күрсәткечләр белән таныштырды, ведомство карамагындагы оешманың эшенә бәя бирде, ел буена эшләгән эшләр буенча хисап тотты. 

Өстенлекле бурычлар арасында авылда эшләү өчен яшь белгечләрне җәлеп итү дә бар, республика клиник хастаханәсендә табибларның стажировка үтү буенча  өзлексез белем бирү программасын гамәлгә кертү, авыл халкын участок табиблары һәм фельдшерлар белән таныштыру, вакытында тикшеренүләр оештыру һәм дәвалау, кирәк булганда республика учрежденеләренә җибәрү, җирлектә яшәүче өлкәннәргә, йөкле хатын-кызларга, яшүсмерләргә диспансеризацияне даими рәвештә үткәрү зарур. 

– Бу эшләрнең барысы да район халкының сәламәтлеген яхшыртуга юнәлдерелгән, – дигән нәтиҗә ясады Рөстәм Әхмәтшин үз чыгышында.  
Районда сәламәтлек саклауда уңай динамика – ул район үзәк хастаханәсен һәм  фельдшер пунктларын җиһазлар белән квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү  һәм яхшы куелган профилактик эш, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. 

Республикада да,  районда да  сәламәтлек саклау өлкәсендә төрле программалар һәм грантлар ярдәм итә, ФАП лар төзибез һәм җиһазландырабыз, капиталь ремонт ясыйбыз, квота буенча медицина институтына  районга белгечләр әзерләү өчен укучылар җибәрәбез, республикадан табиблар җәлеп итәбез. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы район һәм республика күрсәткечләрен яхшыртуда һәрвакыт ярдәм итә. 

Күптән түгел социаль челтәрләрдә бала тудыру йортының ябылуы турындагы фикерләргә дә нокта куелды: районга 2 акушер-гинеколог килде, белгечләр хатын-кызлар консультациясендә дә, станционарда да, бала тудыру йортында да эшли. 

Министр урынбасары Илдар Фатыйхов Аксубай район үзәк хастаханәсе эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм киләсе елда Татарстандагы Сәламәтлек саклау системасындагы өстенлекле программалар һәм бурычлар турында сөйләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев