Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты укучыларга белем бирүдә түбән нәтиҗә күрсәткән районнарны атады

Республикада ике ел рәттән иң түбән нәтиҗә биргән 11 мәктәп бар.

Татарстанның 74 мәктәбендә балаларның белемнәрен тикшерү тестлары объектив бәяләнмәгән. Бу — Рособрнадзор мәгълүматлары. Андый мәктәпләр күбрәк Әлмәт, Түбән Кама, Менделеевск, Аксубай районнарында булган. Татарстан Президенты биремнәрне объектив тикшерү өчен методик эшчәнлекне көчәйтергә кушты.

Әлеге мәсьәлә кичә Алабугада узучы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә күтәрелде.

«Без республиканың барлык мәктәпләрендә дә белем бирү сыйфатын тигезләү өчен зур көч куябыз. Кызганычка, Кайбыч, Кама Тамагы, Түбән Кама районнарыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 11 мәктәп, Рособрнадзорның комплекслы диагностик тикшерүе буенча, икенче ел рәттән иң түбән нәтиҗә күрсәтә», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев