Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көне белән котлады

Күпмилләтле Татарстан мисалында илнең иминлеге һәм куәте башлыча төбәкләргә бәйле икәнен ачык күрергә була, ди Рөстәм Миңнеханов.

 

Татарстан Республикасы Президенты Р.өстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте. 

Кадерле татарстанлылар!

Сезне Россия көне уңаеннан котлыйм!

Мөһим иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр символына әверелгән бу бәйрәм, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен берләштереп, Россия Федерациясе гражданнарының дәүләти ихтыярын һәм ватанпәрвәрлеккә омтылышларын гәүдәләндерә. Хезмәт уңышларыннан, олы тарихы һәм рухи традицияләреннән көч алып, хәрби кодрәтенә таянып, безнең ил, читтән куркыныч янауга карамастан, алгарышка юнәлешеннән тайпылмаячагын белдерә һәм үз юлында нык тора.

Россия Федерациясенең актив үсештәге һәм инвестицияләр өчен кызыксыну тудыра торган субъектларының берсе – күпмилләтле Татарстан мисалында илнең иминлеге һәм куәте башлыча төбәкләргә бәйле икәнен ачык күрергә була. Республиканың рухи маякларын һәм гаять мөһим казанышларын җитештерү һәм кадрлар өлкәсендәге киң мөмкинлекләр, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара һәм динара татулык тәшкил итте һәм киләчәктә дә бу шулай булачак.

Россия Президенты Владимир Путинның дәүләтне төрле яклап үстерүгә һәм гражданнарның мул тормышын тәэмин итүгә курсын тулысынча яклап, без милли проектларны гамәлгә ашыруга, икътисадый һәм социаль үзгәртеп коруларга аеруча зур игътибар бирәбез. Шулай ук мәгариф һәм фәнгә, сәламәтлек саклау, спорт һәм туристлык өлкәләренә, мәдәнияткә өстенлекле ярдәм күрсәтәбез, гражданлыкны, ватанпәрвәрлекне үстерүнең һәм рухи яңарышның гомуми бурычларын хәл итү максатларында иҗтимагый берләшмәләр һәм традицион дини оешмалар белән хезмәттәшлек алып барабыз.

Республиканың «Яшь һөнәр ияләре» VII милли чемпионатында җиңеп чыгуы һәм Казанда Эшче һөнәрләр елының иң мөһим вакыйгаларыннан берсе – һөнәри осталык буенча «Ворлдскиллс» стандартларына туры китереп уздырыла торган 45 нче дөнья чемпионатына әзерләнү бәрәкәтле үсешкә булган уртак омтылыш күрсәткече булып тора.

Илебез автомобильләр төзелешенең алдынгы сафында баручы КамАЗ оешмасы 50 еллык юбилеен үз җитештерү өлкәсен яңартып, якты өметләр һәм бик күп планнар белән каршы ала.

Нефть чыгару, нефть химиясе, очкычлар һәм суднолар төзү, мәгълүматлаштыру һәм тагын кайбер тармак предприятиеләренең үсешендә җанлану күзәтелә һәм бу сөенечле хәл.

Әлеге һәм башка күркәм казанышлар Россиянең бүген билгеләп үтелә торган беренчел әһәмияттәге дәүләт бәйрәменә иң яхшы бүләк дип ышанам.

Һәммәгезгә нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет, иминлек һәм яңадан-яңа хезмәт үрләре яулавыгызны телим, диелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев