Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты: Авыр яшүсмерләр белән бергәләп һәм актив эшләргә кирәк

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проблемалы яшьләр белән эшне барлык профильле ведомстволар бергәләп системалы рәвештә башкарырга тиеш.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыр яшүсмерләр белән бер үк вакытта барлык профильле структураларга бергәләп һәм активрак эшләргә кирәклеген әйтте.

Ул мәктәпләрдән һәм ата-аналардан килгән барлык мөрәҗәгатьләргә дә җавап бирергә, яшүсмерләр җинаятьчелеге белән активрак шөгыльләнергә кирәклеген ассызыклады.

«Монда мәктәп үзе дә эшләп бетерми дип саныйм. Бу безнең уртак эшебез булырга тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эш куркыныч төркеменә керүчеләр белән генә үткәрелергә тиеш түгел, чөнки имин гаиләләрдәге яшүсмерләр дә катлаулы ситуацияләргә эләгә. Иң мөһиме — фаҗигагә барып җиткәнче вакытында тикшерергә кирәк», — диде Татарстан Президенты Эчке эшләр министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясендә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев