Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан полиция хезмәткәрләре һәм журналистлар ”исерек” машина йөртүчеләргә карата профилактика эшен көчәйтә

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта машина йөртүчеләр арасында “салмыш” хәлдә руль артына утыручылар арта башлаган.

Саннар коточкыч – ел башыннан республикада 7,1 меңнән артык исерек килеш автомобиль белән идарә итү фактлары ачыкланган. Болар бит күпме кешенең гомере куркыныч астына куелган, дигән сүз.

Мондый машина йөртүчеләрнең әйләнә-тирәдәгеләр өчен нинди куркыныч тудыруын түбәндәге саннар аша аңларга була: исерек шоферлар гаебе белән 78 юл-транспорт һәлакәте булган, алар вакытында 17 кеше һәлак булган, тагын 111 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Бу хәвефнең дәрәҗәсен ЮХИДИдан тагын бер хәбәрне укып кына аңларга була: 17 кеше башкаларның мәгънәсез кыланмышлары бәрабәренә гомерләрен биргән, 111е – сәламәтлеген югалткан. Исерек килеш руль артына утыруның күпме татарстанлыларның гаиләләренә кайгы-хәсрәт китерү статистикасын ЮХИДИ алып бармый.

Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары бу югалтуларны беренче ел гына күрми һәм санамый, шуңа күрә бу проблеманы яктыртуны көчәйтергә булдык. Без тәртип бозуның һәр очрагы турында җентекләп язачакбыз, газеталарда фотографияләрен бастырачакбыз һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан видеоязмаларны социаль челтәрләрдә урнаштырачакбыз. Хокук бозучыларның нинди җәза алачагы турында сөйләү кирәк дип саныйбыз. Әлеге хокук бозулар өчен штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә каралган.

Искәртеп узабыз, РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча автомобиль белән «исерек килеш» идарә иткән өчен беренче тапкыр 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр хокуктан мәхрүм итү каралган. Әгәр закон бозучы бер ел дәвамында кабат исерек килеш руль артына утырса, аны исерек килеш кабат машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар.

РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 300 мең сумга кадәр штраф салуны, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итүне, яисә 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев