Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстан музейларына бушлай керергә теләүчеләр саны арткан

    2021 елның I кварталында шундый мөмкинлектән 14,6 мең кеше файдаланган.

    Һәр айның беренче сишәмбесендә Татарстан музейларына түләүсез кереп була. Быел 32,1 мең кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган.

    «Мәдәният учреждениесенә ихтыяҗ булуының бер күрсәткече – мөмкинлек булганда аңа бушка керү теләге булу. 2021 елның I кварталында шундый мөмкинлектән 14,6 мең кеше файдаланса, быел ул сан 120 процентка арткан», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

    Музейларга йөрүчеләр турындагы мәгълүматны министрлыкның киңәйтелгән киңәшмәсендә ТР Милли музееның генераль директоры Алиса Вяткина җиткерде.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: